Туган ил
И туган ил, и матур ил,
Калдың бездән еракта,
Калсаң да бездән еракта,
Күңелдә син һәрчакта.
Суың тәмле, кырың ямьле,
Шифалы һаваларың,
Сугышларда дан казанды
Синең батыр улларың.
Искә төшә җәйге таңнар.. .
Рәхәт иде ул чаклар,
Бүген дәле янадыр күк
Без кабызган учаклар.
Искә төшә бәйрәмнәрең,
Табыннарың, казларың,
Бер карауда гашыйк иткән
Зифа буйлы кызларың...
И данлы ил, и шанлы ил,
Син минем туган илем,
Киткән чакта эчкән суың
Тәме авызда минем.
И туган ил, и матур ил,
Нур күмә калаларың,
Һәр иртә-кич сине, илем,
Сагына балаларың.
Безне озаткан сукмакларны
Капламасын үләннәр,
Яз кайтмасак, көз кайтырбыз,
Сез көтегез, сөйгәннәр!
http://shigriyat.ru/authors/kutui/page1 Адель Кутуй. "Утренние думы".
^стихотворения, написано в 1942 году, о вере в Победу, о войне, о Ленинграде, поэт: Кутуй Адель
http://thelyricsofthewar.blogspot.com/2010/10/blog-post_24.html