Mail.ruПочтаМой МирОдноклассникиВКонтактеИгрыЗнакомстваНовостиКалендарьОблакоЗаметкиВсе проекты

напишите пожалуйста сочинение на татарском языке на тему лес.

Олег Терентьев Знаток (387), закрыт 10 лет назад
Если можно с переводом на русский язык. Очень нужно, заранее спасибо!!!
Лучший ответ
Вахит Шавалиев Высший разум (762665) 10 лет назад
Инша / Кышкы урман
Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.
Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була. Ә кырлар, яз җиткәнче ял итәргә уйлап, ап-ак юрганга төренәләр дә тыныч кына тирән йокыга талалар. Анда ап-ак кардан башка берни дә күреп булмый. Урманда песнәкләрнең һәм урман гайбәтчесе саесканның агачтан агачка сикереп йөрүе кышкы урманга азмы-күпме җанлылык өрә. Ап-ак түшәк өстендәге җәнлек эзләре дә урманның бөтенләй үк йоклап ятмавын күрсәтә. Салкын көннәрдә агачлар бәс белән каплана. Әйтерсең агачларны үтә күренмәле ап-ак ефәк белән чорнап чыкканнар. Урман эчендә сузылып киткән чаңгы эзеннән барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. Агачларның кышкы салкыннарда шартлаулары ишетелә. Пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә еракларга яңгырый. Бөтен дөньяда матурлык, аклык, сихри тынлык. Бөтен дөньяга яшәү матурлыгы турында кычкырасы килә. Тик тукталып каласың. Синең тавышыңнан агачлардагы аклык коелыр да, матурлыкка зыян килер кебек.
Кышкы урман гаҗәеп матур шул! Кыргый җәнлекләр дә кышны һәрберсе үзенчә үткәрә. Аю кар астындагы өнендә йоклап ята. Төлке үзенә азык эзли. Тиен көз көне киптергән чикләвекләрен, гөмбәләрен ашый. Куян ак тунын кигән. Керпе кар астында йоклый.
Кышын кыргый җәнлекләргә яшәү бик авыр. Аларга азык җитми. Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм итәргә тиешбез. Кошларга җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк.
Урман − безнең зур байлыгыбыз. Аның ямен җибәрмәсәк, агачларны кисмәсәк һәм сындырмасак, кошларны атмасак, урманны сакласак иде.
http://www.insha.ru/text/273
Остальные ответы
Дмитрий Азимов Ученик (226) 10 лет назад
ладно держи нашел: летний лес (жыйны урман)
Безнең як урманнарында керпеләр, куяннар, төлкеләр, тиеннәр яши.
Керпе − бик чәнечкеле җәнлек. Аның бөтен тәне энәләрдән тора. Ул гөмбәләр, алмалар ярата. Аларны, кышка хәзерләп, җир астына күмеп куя. Керпе, ерткыч җәнлекләрдән сакланыр өчен, түгәрәк шар формасын ала. Ул еланнардан да курыкмый. Еланнарның башларына ташлана. Керпе сукыр тычканнар белән дә туклана. Ул үзенең балаларын бик ярата.
Куяннар ике төрле була: йорт куяннары һәм кыр куяннары. Йорт куяннарын ит, тире һәм мамык өчен үстерәләр. Куян ите − бик файдалы диетик ризык, ә мамыгыннан шәлләр, бияләйләр бәйлиләр. Кыр куяннары кышын ак, ә җәен соры төскә керәләр. Бу аларга дошманнарыннан качарга ярдәм итә. Чөнки куяннар бик куркаклар. Алар йоклаганда да бер күзен ачып, берсен йомып йоклыйлар икән.
Хәйләкәр төлкене без әкиятләрдән, җырлардан, табышмаклардан ишетеп беләбез. Анда ул акыллы, чая, хәйләкәр. Ул бик кызыксынучан. Төлке бик яхшы ишетә. Ул кырларда, урманнарда яши. Кырда кыр тычканнары белән туклана. Ул шулай кешеләргә файда да китерә. Чөнки тычканнар кырдагы ашлыкны ашый. Төлке тагын бакаларны, вак кошларны ашый. Җәй көне үсемлекләр белән дә туклана. Урман-кырларда ризык җитмәсә, авылга килеп тавык, үрдәкләрне дә алып китәргә мөмкин. Төлке матур җанвар, купшы киенгән. Туны җылы, матур һәм калын.
Урман җәнлекләре елдан-ел азаеп бара. Аларны сакларга кирәк!
Дмитрий АзимовУченик (226) 10 лет назад
я правда не в курсе, что тут написано: D Давай, удачи, надеюсь, то что нужно!
Пля Пля Ученик (141) 10 лет назад
Могу я татар
Пля ПляУченик (141) 10 лет назад
только лень
Олег ТерентьевЗнаток (387) 10 лет назад
напиши пожалуйста
Пля Пля Ученик (141) Да мне всего то 13 и татарский неполно знаю
Гузель Сайфиева Ученик (202) 7 лет назад
помогите пожалуйста составить поговорки с словами (компьютер, ноутбук, телефон, планшет, телевизор) на татарском языке очень прошу? спасибо)
Похожие вопросы