


Помогите перевести с ТАТАРСКОГО на РУССКИЙ язык
Камил, кызганып, каен кәүсәсен куллары белән сыйпады. Әз генә эчкәрәк узгач, тагын бер каен кәүсәсендә сап-сары "катык" күрделәр. Кемдер, агачның кәүсәсенә балта бәлән чабып, калын кирт ясаган, шул кирткә каен суы тулып каткан иде.
- Каеннар авыртудан елаган-елаган да, яшьләре шулай катып калган, - диде әтисе. - Әйе шул, шәфкатьсез кешеләр узган моннан, начар кешеләр.
Камилгә каеннар бик кызганыч иде. Ул, бер сүз эндәшми, озак кына уйланып барды.
Урман авызына җиткәч, киң ябалдашлы карт нарат төбенә ял итәргә утырдылар. Камил наратның иркенләп, җәелеп үскән ботакларына игътибар итте. Урман эчендәге наратларның ботаклары очларында гына була, әлеге нарат үзе бер урман булып утыра. Улының бу соравы әтисенең күңеленә хуш килде.
- Урман эчендә агачлар бер-берләре белән ярышып үсәләр, кояшка үреләләр. Шуңа күрә аларның ботаклары өстә була. Аста ботак җибәрсә, аларга кояш төшми. Ә үсәргә кояш кирәк. Менә бу нарат берсе белән дә ярышмый, иркенләп үсе, - диде әтисе.
Шулчак бер нәни генә кошык, Камилләр турындагы ботакка кунып, ярсып-ярсып чыркылдарга тотынды. Камилләргә караган да, оча-куна, ачулана-ачулана чыркылдый. Камил белән әтисе, тын да алмый, кошны күзәттеләр.
Кош чыркылдады-чыркылдады да өске ботакка күчеп кунды. Шулак аның янына томшыгына сәләүчән эләктергән икенче бер кош килеп утырды. Әлеге ачулы кош үз телендә аңа нидер әйтте. Тегесе, башын боргалый-боргалый, бер Камилгә, бер аның әтисенә карады. Ачулы кош яңадан аскы ботакка төшеп кунды һәм баягыдан да усалрак итеп чыркылдарга тотынды.
Камилнең әтисе көлемсерәп куйды:
- Бу кош безгә моннан китәргә куша бит әле, ачулана. Мөгаен, бу агачта аның оясы бардыр...
Камил, ашыгып, әтисенең сүзен бүлде:
- Оясында балалары бардыр. Әнә әти кош җим алып кайткан.
- Әлә, улым. Әйдә, башка җиргә күчеп утырыйк. Юкса, алар балаларын ашатыр өчен якын барырга курка, оябызны туздырмагайлары, ди.
Камилләр башка агач төбенә күчеп утырдылар. Кошларга шул гына кирәк иде дә, шундук чыркылдаудан туктадылар. Ата кош, җимен балаларына биреп, кире очып китте. Камил, аларның ояларын күрергә теләп, текәлеп караса да, күрә алмады. Кайтыр юлга чыккач, моны ул әтисенә дә әйтте. Әтисе, аны юатып, аркасыннан сөйде:
- Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга өйрәндең. Ә кош оясын күрергә кирәкми дә, - диде.
Камиль с сожалением погладил руками ствол березы. Зайдя глубже увидели ещё на стволе одной березы желтый "катык".
Дальше-сами.