Татарстанның табигате бик матур. Республикабыз аша Идел, Агыйдел, Нократ, Чулман елгалары ага. Ул яшел болыннарга, балыклы күлләргә, тәмле сулы салкын чишмәләргә бай. Урманнар – республикабызның зур байлыгы. Урманнарда төз наратлар, чыршы-каеннар, имәннәр һәм башка агачлар үсә. Урман кешегә җиләк-җимеш, төзү материаллары, печән, утын, тире, саф һава бирә. Урманнарда төрле җәнлекләр: куян, тиен, бүре, поши, бурсык, аю, төлкеләр яши. Урманга килеп керсәң, төрле-төрле кошлар сайравын ишетеп таң каласың.
Кызганыч, завод һәм фабрикалар һаваны пычраталар. Пычрак һава кешеләр, җәнлекләр, хайваннар – бөтен тереклек өчен зарарлы. Завод һәм фабрикаларда зарарлы матдәләрне һавага чыгармый торган махсус фильтрлар куярга кирәк. Моның өчен үсемлекләрне дә сакларга кирәк. Алар яфраклары белән һавадагы тузан һәм корымны тоткарлап кала.
Чиста су да – зур байлык. Судан башка тереклек юк. Су кешеләргә дә, үсемлекләргә дә, кошларга да, хайваннарга да кирәк. Ләкин завод һәм фабрика торбаларыннан еш кына елгаларга пычрак су ага. Табигатькә зур зыян килә. Судагы үсемлекләр, балыклар, тереклек ияләре үләләр.
Тереклекне саклау өчен хәзер парклар һәм табигый тыюлыклар оештыралар. Дөньяда иң беренче милли парк Америкада 1872 елда барлыкка килә. Милли паркларда кешеләр ял итәләр, ә табигый тыюлыкларга керү тыела. Хәзерге вакытта Россиядә 35 милли парк, 100 табигый тыюлык бар, ә Татарстанда бер милли парк һәм бер табигый тыюлык урнашкан. “Түбән Кама” милли паркы 1991 елда оеша. Ул Алабуга һәм Тукай районы территориясендә урнашкан. “Идел- Чулман” тыюлыгы 1960 нчы елда оеша. Ул Яшел Үзән һәм Лаеш районнарын колачлый.
Сирәк очрый торган кошлар, хайваннар, җәнлекләр, кошлар, балыклар, гөмбә төрләре Кызыл китапка кертелгән. Кызыл китап – рәсми белешмәлек. Бу китапка кертелгән тереклек ияләренә кагылырга ярамый.
Гомумән, урмандагы агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, кошларны үтермәскә, аларның ояларын туздырмаска кирәк. Урманда учак ягарга, чүп-чар калдырырга ярамый. Табигатьне сакларга кирәк, чөнки табигать – безнең уртак йортыбыз.
[ссылка заблокирована по решению администрации проекта]