Top.Mail.Ru
Ответы

Помогите пожалуйста найти, поздравление на 45 -летие женщине на татарском языке.

По дате
По рейтингу
Аватар пользователя
Новичок
7лет

45 яшь юбилей котлаулар (45 лет поздравления)

№1

Тормышның иң ямьле чагы,
Кырык биш – ул аз әле!
Алда әзле – күпме шатлык!
Күпме бәхет, наз әле!

Гомереңнең бу мизгеле -
Туктап бер җырлап алу,
Үткәннәргәз шөкер итеп,
Киләчәккә юл салу!

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

45 лет

Ярты гасыр дисәң, күп булыр күк.
Кырык бише бик аз тоела.
Үтте гомер аккан сулар кебек,
Ә сулары кая җыела? !

Аккан сулар бергә кушыла-кушыла
Барысы бергә коя диңгезгә.
Туган йортка, туган нигезгә
Җыясың син шулай безне дә.

Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундырмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

Син бүген үзеңнең олы юбилеең — 45 яшең билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә ярты гасыр элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең. Бүген дә син, кадерле кешебез, үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
Алдагы гомер юлларыңны шулай ук сау-сәламәт, күтәренке кәеф һәм туган-тумачаларың, якыннарың белән бәхетле көннәрдә үтәргә язсын сиңа, сөекле һәм сөйкемле кешебез!
Иң изге, ак һәм пакь теләкләр белән ______________

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

Сине олы бәйрәмең, 45 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.

Источник: <a rel="nofollow" href="https://otvet.mail.ru/question/66608845" target="_blank">https://otvet.mail.ru/question/66608845</a>