Mail.ruПочтаМой МирОдноклассникиВКонтактеИгрыЗнакомстваНовостиКалендарьОблакоЗаметкиВсе проекты

сочинение туган як

Лилиана Ученик (89), закрыт 14 лет назад
Лучший ответ
ВрЕдИнА Профи (881) 14 лет назад
Кеше тормышындагы иң мөһим нәрсәләрдән, минем фикеремчә, туган якны, ата-ананы, балачак хатирәләрен, мәктәп тормышын аерып әйтергә була. Болар турындагы истәлекләр кешенең гомерлек юлдашы була, бу якты хатирәләрне уйлап, кайчандыр кичергән вакыйгаларга яңадан әйләнеп кайтырга мөмкин.
Нинди генә кеше булмасын, аның тормышын туган илсез күз алдына да китереп булмый торгандыр. Кайда гына тумасын, нинди илдә генә балачагын үткәрмәсен, барыбер үз Ватанын ул кеше өчен берни дә алыштыра алмый. Башка җиргә чыгып китсәң, сиңа хәтта туган як әрәмәлеге, кайчандыр син яратмаган гап-гади нәрсәләр дә кадерле була башлый. Мондый хисне, минемчә, бөтен кеше дә кичерәдер.
Ләкин туган як дип, кешенең беренче тапкыр аваз салган җирен генә түгел, ә тормышның күп өлешен шунда үткәргән урынны әйтсәң дә була. Мин моны үз язмышым мисалында исбатлый алам. Мин, откуда ты) . Бу – дөньяга аяк баскан шәһәр һәм хәзерге яшәү урыным – твой город. В такой то город күченеп килгән көнне мин бик яхшы хәтерлим. Миңа, ул вакытта татарча юньләп сөйләшә белмәгән нәни кызчыкка, бөтен нәрсә яңа, чит иде. Башта шэхэр (тат. х) күренешенә, анда мине әйләндереп алган кешеләргә күнегү бик авыр булды. Ләкин вакытлар үтү белән, минем өчен бу шэхэрдэн да ямьлерәк җир юк иде. Авыл табигате, аның кешеләре минем күңелемә шулкадәр үтеп керде, мин бер дә тартынмый: “Минем туган ягым – город твой”,- дип әйтә алам. Әмма халык: “Җан тартмаса, кан тарта”, - дип дөрес әйтә. Минем беренче туган ягыма – родной город- булган хөрмәт һәм мәхәббәт элеккечә үк калды.
мин туган шэхэремнэ берничә генә көнгә аерылсам да, сагыну хисе белән яна башлыйм.
Туган як турында сүз барганда, һичшиксез, тел турында да онытмаска кирәк. “Иле барның – теле бар” дигән халык мәкале моңа ачык мисал булып тора. Бу мәсьәлә үз туган телләрен онытучылар бигрәк тә күбәйгән вакытта, ягъни хәзерге көндә бик тормышчан. Кайсы гына шәһәргә барып кермә, анда туган телләрендә сөйләшергә оялган, күпчелек халык сөйләшә торган телдә аралашкан кешеләрне бик еш очратырга була. Туган телеңә карата мондый салкын караш озак дәвам итсә, минемчә, телнең бөтенләй юкка чыгуы да ихтимал.
Кеше тормышында иң ачы кайгыларның берсе – туган ягыңнан аерылу. Мондый язмышны хәтта дошманыңа да теләп булмас иде, шуңа күрә, минем уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изге бурычы.
Остальные ответы
samprp maks Ученик (171) 8 лет назад
Для того, чтобы отличить краткое прилагательное от похожего на него наречия (например, озеро глубОкО, нырнуть глубокО) , запомните три самых основных отличия:
1. Краткое прилагательное относится к ИМЕНИ (существительному, местоимению) , наречие-к глаголу или к другому наречию.
2. Вопрос краткого прилагательного КАКОВ? КАКОВА? КАКОВО? КАКОВЫ? . Наречие отвечает в этом случае на вопрос КАК?
3. Краткое прилагательное легко можно заменить полным (озеро глубоКОЕ) , а наречие, как известно, НЕ изменяется. Удачи!
Ильвина Абзалова Знаток (261) 6 лет назад
Минем туган ягым Башкортостан - Моя родина Башкортостан (сочинение на татарском языке) Минем туган ягым Башкортостан. Безнең республикабыз бөек Рәсәй киңлекләрендә урнашкан. Монда бик күп милләт дуслыкта һәм бердәмлектә матур гомер кичерә. Аларның уникаль гореф-гадәтләре, борынгы культуралары туган ягыбызның иң мөһим рухи байлыгы. Һәркемгә үз туган ягы йөрәгенә бик якын һәм кадерле. Кайда гына булмасаң да, нинди генә матур җирләрне күрмәсәң дә күңел барыбер үз туган ягыңа тартачак, чөнки монда табигать тә матуррак, һава да чистарак. Безнең өчен зур горурлык шулдыр – кем генә Башкортостанга кунак булып килмәсен, барсында мондагы яшел куе урманнар, саф чиста сулы елгалар, бөек Урал таулары һәм кунакчыл, нечкә күңелле башкорт һалкы таң калдыра. Туган як – ул минем яраткан гаиләм һәм туган йортым гына түгел, туган ягым минем бөтен Башкортостан. Эссе җәй көннәрендә урманда олы имәннәр һәм төз каеннар күләгәсендә, җиләстә йөрү иң рәхәтедер. Кайдадыр якында гына җитез чишмә үзенең моңлы җырын җырлап йөгерә, ул бер дә арымый: кышын да, җәен дә, язын да, көзен дә каядыр ашыга да ашыга. Минем туган ягым урманнары төрле-төрле җиләк-җимешкә, гөмбәләргә, дару ясый торган үләннәргә бай. Аларны барсында курыкмыйча кулланырга мөмкин, чөнки алар саф һавада, кеше аягы басмаган җирдә үскәннәр. Бу бөтен байлыкны безнең яхшы һәм миһербанлы мөнәсәбәтебез генә саклап киләчәк буыннарыбызга да җиткерер. Минем өчен кадерле һәм якын булган як ул минем туган авылым. Туган авылым зур түгел, кечкенә, ул ике калкулык астында урнашкан. Бу ике калкулык кышны салкын җилләрдән саклый безне, а җәйне монда авыл халкы урман җиләге җыеп мәш килә. Кечкенә тауларыбызны җитез елга уратып алган. Бала-чагага җәй көнендә иң зур шатлык иртәннән кичкә чаклы шушы елгада ташбаш яки зур булмаган табан балыкларын тотып утыру. Ерак түгел генә безнең урманыбыз да бар, анда без җәй көннәрендә җиләк һәм гөмбә җыеп вакытыбызны уздарабыз. Урал таулары безнең туган авылыбыздан ерак урнашкан. Минем туган ягым – чиксез калкулыклы дала, кайсебер җирдә аны зәңгәр сулы елагалар кисеп чыга. Башкортостанда уникаль табигать һәм мәдәният байлыклары бик күп. Монда булган сәяхәтчеләрнең күңелендә Башкортостанда күргән матурлыклар озакка саклана һәм тагын да шушы тылсымлы җиргә борылып кайтасы килеп торадыр. Безнең бурычыбыз - шушы табигый байлыкларны, туган ягыбызның матурлыгын саклауга барлык көчебезне салу, туган җиребезгә олы ихтирам белән карау. Шулай булса гына монда килүче кунакларбыз да безнең туган ягыбызга, туган җиребезгә ихтирам белән карарлар һәм аңа зыянлык ясамаслар.
вот примерно только я не живо в башкорстане просто написала а вот второй пример
Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган яраткан урыны була. Минем өчен ул − туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Яшьлекләрендө авылын ташлап чит җирләргә киткән кешеләр дә, туган туфракларын сагынып, аның табигатенә сокланып, җырлар, шигырьләр язалар. Якташ шагыйребез Р. Фәйзуллин да "Кайту" шигырендә туган авылын ничек сагынуы турында яза:
Рәхәтләнеп аунадым бер
туган як кырларында!

Кулларымны куеп тордым

чишмәнең парларына.

Рәхәтләнеп таптап йөрдем

бала чак сукмакларын,

искә төшереп, гомеремнең

татлы төштәй чакларын. .

Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, бөтен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

Авылымны ике яктан җиләк-җимешкә бай матур таулар, калкулыклар кочаклап алган. Без һәр елны Төбәк, Карамалы, Абалый тауларына җиләккә йөрибез, җәен-көзен гөмбә җыябыз.

Талгын җил искәндә, болын өстенең дулкынлануыннан күзең ала алмый торасың. Нинди генә чәчәкләр юк аңда! Әйтерсең табигатьтә булган бар төсне шунда җыйганнар. Искиткеч гүзәллек! Әнә шул болын өсте
Похожие вопросы