Top.Mail.Ru
Ответы
Аватар пользователя
13лет
Изменено

Стихи Габдуллы Тукая на ребенку татарском языке. пожалуйста помогите :) зарание СПАСИБО)))

По дате
По рейтингу
Аватар пользователя
Ученик
9лет

. Рәхмәт “Кыш бабай”
Кыш бабай килгән,
Ап-ак тун кигән.
Көтә кем генә
Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә,
Чыксаң чеметә
Менә шул аның
Бөтен эше дә.

Аватар пользователя
Мастер
13лет

Вот здесь хороший сайт, посмотрите) стихи

Аватар пользователя
Ученик
8лет

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк:

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

(1909)

Аватар пользователя
Ученик
9лет

Авыл халкына ни җитми

Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар;
Казенный булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар.

Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмдитсә алланы:
Хисапсыз әйләгән ихсан иманны һәм имананы.

Хәмдитсә (хәмед йтсә) — мактаса.
Ихсан — алла.
Иман — дингә ышану.
Имана — салым, налог.

Аватар пользователя
Знаток
9лет

ТУГАН ТЕЛ

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем cин туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! hәрвакытта ярдәмең белән синең,
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам:
Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне Ходам.