Mail.ruПочтаМой МирОдноклассникиВКонтактеИгрыЗнакомстваНовостиКалендарьОблакоЗаметкиВсе проекты

нужны пословицы и поговорки о труде/профессии/деле на татарском. можно без перевода

Рита Юрьева Мастер (1722), закрыт 8 лет назад
Лучший ответ
Вахит Шавалиев Высший разум (762710) 13 лет назад
*Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан. *Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. * Ике уйла, бер эшлә. *Калган эшкә кар ява. *Карама кешенең сүзенә, кара эшенә. *Кем эшләми, шул ашамый. *Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта. *Плансыз эш - тозсыз аш. * Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр. *Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт. *Хезмәт төбе - хәзинә. *Хезмәте каты - җимеше татлы. *Яратмаган эш авыр була.
Төрлесеннән - Хайруллина Лилия сайты!! !
Хезмәт турында мәкальләр. *Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән.. .
lilihayrullina.ucoz.ru › blog
Остальные ответы
Ольга Алексеевна Знаток (335) 7 лет назад
*Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан. *Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. * Ике уйла, бер эшлә. *Калган эшкә кар ява. *Карама кешенең сүзенә, кара эшенә. *Кем эшләми, шул ашамый. *Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта. *Плансыз эш - тозсыз аш. * Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр. *Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт. *Хезмәт төбе - хәзинә. *Хезмәте каты - җимеше татлы. *Яратмаган эш авыр була.
Төрлесеннән - Хайруллина Лилия сайты!! !
Хезмәт турында мәкальләр. *Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән.. .
гульчачак антонова Ученик (102) 7 лет назад
*Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан. *Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. * Ике уйла, бер эшлә. *Калган эшкә кар ява. *Карама кешенең сүзенә, кара эшенә. *Кем эшләми, шул ашамый. *Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта. *Плансыз эш - тозсыз аш. * Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр. *Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт. *Хезмәт төбе - хәзинә. *Хезмәте каты - җимеше татлы. *Яратмаган эш авыр була.
Төрлесеннән - Хайруллина Лилия сайты!! !
Хезмәт турында мәкальләр. *Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән..
Максим Макс Ученик (184) 7 лет назад
Авызындагы тешенә бакма, кулыннан килер эшенә бак.

Авыр эшкә беләк бар, кыю эшкә йөрәк бар.

Агач - җимеше белән, кеше - эше белән.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Алтын утта сыналыр, адәм эштә сыналыр.

Башланган эш - беткән эш.

Бер калган эш кырык елга калыр.

Бетмәгән эш - пешми калган җимеш.

Бүгенге эшне таңга калдырма.

Данның төбе - хөрмәт, хөрмәтнең төбе - хезмәт.

Җимешне вакытында аша, эшне вакытында эшлә.

Казганган каз ите ашаган, казганмаган кара ипи дә тапмаган.

Калган эшеңә кар явар.

Кем эшләми, шул ашамый.

Кошның матурлыгы төсе белән, кешенең матурлыгы эше белән.

Күмәк эш үрчемле булыр.

Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта.

Мич башында ятып икмәк булмас.

Плансыз эш - тозсыз аш.

Сүз күп җирдә эш аз була.

Тик торганга шайтан таягын тоттырган.

Тирләп эшләсәң, аш тәмле була.

Үткән эш кире кайтмый.

Хезмәт төбе - хәзинә.

Хезмәте каты - җимеше татлы.

Эч пошуның дәвасы - эш.

Эш батыры - ил батыры.

Эш башына юньсез кеше килсә, эш кирегә китәр.

Эш бүре түгел - тешләмәс.

Эш кешене төзәтә, ялкаулык - боза.

Эш сөйгәнне ил сөйгән.

Эше юк әтәч булып кычкырыр.

Эшең калса иртәгә, чуан чыгар җилкәңә.

Эшле кешегә иң зур җәза - тик тору.

Эшле килер - эш арттырыр, эшсез килер - эш калдырыр.

Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.

Эшлисе килмәгәннең эче авыртыр.

Эшләгән туңмас, эшләмәгән уңмас.

Эшләмәсәң эш көне, ни ашарсың кыш көне.

Эшләп ашасаң, арыш ипиеннән дә күмәч тәме килә.

Эшләп баю гаеп түгел, көчләп баю гаеп.

Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең.

Эшне башлаганда ахырын уйла.

Эшне башлама, башласаң, ташлама.

Эшне сөйсәң - үз анаң, сөймәсәң - үги анаң.

Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый.

Яратмаган эш авыр була.

Яратып эшләгән эш куаныч китерә.

Яхшы эш үз-үзен мактый.

Аз эшли, аз эшләсә дә күп тешли.

Аның эше тауга каршы тәгәри.

Аш дигәндә - ашыгыр, эш дигәндә - башын кашыр.

Аш дигәндә - җан-фәрман, эш дигәндә - юк дәрман.

Аш янында ат кебек, эш янында эт кебек.

Ашаганда мин телсез, эшләгәндә мин өнсез.

Ашка дисәң - Зәбидә, эшкә дисәң - юк өйдә.

Башлаганда эшне үзем генә башлаган идем, бетергәндә өмә белән дә бетереп булмый.

Гали үз эшендә, Вәли үз эшендә.

Исеме олы, эше коры.

Кулы берне эшли, теле икенчене сөйли.

Кулы эштән бушамый, эше эшкә охшамый.

Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче генә эшләү.

Нечкә билле, эшкә җилле.

Тик тә тормыйм, бик тә кырмыйм. Тирләмәдем-пешмәдем, эшләдем дә эшләдем.

Эш бетте, көлтә җыясы гына калды.

Эш дигәндә мин бармам, аш дигәндә мин калмам.

Эшкә булса - уф табаным, ашка булса - китер табагым.

Эшләп түгел, кешнәп ярый.

Эштә - эшләки, сүздә - сандугач.

Эшкә өйрәнү, һөнәр, осталык, эш җае, корал

Акыл күпкә җиткерер, һөнәр күккә җиткерер.

Башта үзең өйрән, аннан кешене өйрәт.

Белгән белгәнен эшләр, белмәгән бармагын тешләр.

Белгән һөнәр иңсәне басмый.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Корал эшләр, кул мактаныр.

Коралда кырык кешенең көче бар.

Начар останың коралы үтми.

Оста барда кулың тый, остаз барда телең тый.

Оста кулда балта да - пәке.

Осталык - иң зур байлык.

Үзе эш белмәгән кешене өйрәтергә оста булыр.

Һәр эшнең дә җае бар, ботканың да мае бар.

Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

Һөнәр иясе бай булмас, бай булмаса да ач булмас.

Һөнәр - кулдагы алтын беләзек.

Һөнәр утта янмый, суда батмый торган хәзинә.

Һөнәрле булу гәүһәрле булудан мең артык.

Һөнәрле - ком өстеннән көймә йөргезә.

Һөнәрсез яшәү кәҗә савып гомер итү белән бер.

Шәкерт булмый оста була алмассың.

Шәкерт эшне күп бозар, бер көн остадан узар.

Эшең торса - бер тәңкә, өйрәнүең - мең тәңкә.

Эшли белмәгән кулга шырпы керер.

Эшләгәнең атаң илә анаңа, өйрәнгәнең - үзеңә.
Сирена Галиева Ученик (205) 6 лет назад
*Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән мактан. *Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма. * Ике уйла, бер эшлә. *Калган эшкә кар ява. *Карама кешенең сүзенә, кара эшенә. *Кем эшләми, шул ашамый. *Маңгай тире эшнең сыйфатын яхшырта. *Плансыз эш - тозсыз аш. * Син эшне сөйсәң, эш тә сине сөяр. *Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт. *Хезмәт төбе - хәзинә. *Хезмәте каты - җимеше татлы. *Яратмаган эш авыр була.
Төрлесеннән - Хайруллина Лилия сайты!! !
Хезмәт турында мәкальләр. *Авыр эш калач ашата. *Агач - җимеше белән, кеше - эше белән. *Агачны яфрак бизәсә, кешене хезмәт бизи. *Аз сөйлә, күп эшлә. *Ашаганың белән мактанма, эшең белән..
Похожие вопросы